Тәтештә яшь һөнәр ияләре чемпионаты  кысаларында яңа компетенция күрсәтелде
Җәмгыять

Тәтештә яшь һөнәр ияләре чемпионаты кысаларында яңа компетенция күрсәтелде

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында “Ворлдскиллс” чемпионаты кысаларында Янгын куркынычсызлыгы компетенциясен тәкъдим итү булды.

(Тәтеш, 27 ноябрь, "Тәтеш таңнары). 

Көллият педагоглары билгеләп үткәнчә, әлеге компетенция чемпионатта беренче тапкыр күрсәтелде. Һөнәри осталык бәйгесендә гражданнарны яклау көллияте курсантларының 5 командасы катнашты. Укучылар ярышта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук янгын сүндерү мотопомпасын җәйгән вакытта шәхси состав хәрәкәте һәм “Янгын биатлоны” этабында коткару җебе белән эшләү буенча теоретик һәм гамәли белемнәрен югары дәрәҗәдә күрсәтте. Курсантлар һөнәри күп төр ярышның “Янгын кроссфит”ы этабын бик яхшыга узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча өч команда җиңүче дип билгеләнде.

фотоны Тәтештәге гражданны яклау көллияте такъдим итте


Нет комментариев