Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештәге газ оешмасында тырыш эшчеләр хезмәт куя

Редакциябезгә район кешеләреннән хәбәрләр килеп тора. Аларның чираттагысын без Бидәңге кешеләреннән ишетеп белдек.

(Тәтеш, 12 март, «Тәтеш таңнары»). Редакциябезгә район кешеләреннән хәбәрләр килеп тора. Аларның чираттагысын без Бидәңге кешеләреннән ишетеп белдек.

– Февральнең унөчендә бик салкын, көчле буран вакытында төнге сәгать 1дә газ мичебез сүнде, – дип башладылар әңгәмәне Бидәңгедән Сәлимә һәм Ришат Вәлиуллиннар. – Бик соң булса да, без горгазның авария хезмәтенә шалтыратып, хәлне аңлатып бирдек. Әлеге оешманың төнге сменадагы хезмәткәрләре озак көттерми килеп тә җиттеләр. Алар төзексезлекне көйләп, төнге сәгать өчтә генә юлга кузгалдылар. Әлеге мәрхәмәтле кешеләргә күңелебездән гел изге теләкләр әйтеп йөрдек инде. Ичмасам исемнәрен дә белмәдек. Алар үз эшенең осталары һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килергә әзер булган тырыш хезмәткәрләр. Эшләрендә уңышлар юлдаш булсын иде. Район гәҗитен озак еллардан бирле алдырабыз. Яңа­лыкларны белеп торабыз. Менә әле әйтер сүзегезне шалтыратып хәбәр итегез дип язгансыз, шуңа сезгә мөрәҗәгать иттек. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын.

Тәтештән тагын бер хатын-кыз шәһәрдәге газ оешмасы хезмәткәрләренең шулай ук үз эшләренә җаваплы караулары турындагы тирән тәэсирләрен, уй-фикерләрен белдерде. Райондашларның ихластан әйтелгән хәбәрләре бу оешмада чын осталар, җаваплы хезмәткәрләр эшләвен дәлилли.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев