Түбән Тархан авылы мәчетендә Корбан ашы уздырылды
Мәҗлес районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновның сәламләү сүзләреннән һәм Коръән аятьләре укудан башланды.
Түбән Тархан авылы мәчетендә Корбан ашы уздырылды.

Мәҗлес районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновның сәламләү сүзләреннән һәм Коръән аятьләре укудан башланды.

- Үтемле вәгазьләр күңелләргә үтеп кереп, йөрәк кылларын тибрәтте. Авылыбыз имамы Фәрит хәзрәт күркәм табын алдында җыелышучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде.

Мәҗлесебезгә - Олы Тархан авылы имамы Ренат хәзрәт һәм остабикә, остаз Назирэ ханым Койрыкова, Үтәмештән остабикә, остаз Гөлсинә ханым Шәмсетдинова да килде.

Назирә апа үзененең тирән мәгънәле мөнәҗәте, ә Гөлсинә апа Түбән Тархан авылыбыз турында шигырь укуы белән барлык җыелучыларны таң калдырды.

Шулай итеп күркәм мәҗлес Аллаһы кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә өндәп, бәрәкәтле матур гомерләр теләп, Корбан ашыннан авыз итү белән дәвам итте.
Шушы ашны пешерүдә көчләре кергән авылыбыз остабикәсе, остазы Шәмиева Миңзифа апага, Бәхтиярова Лилия апага, "Ак калфак" төркемебез апаларына һәм сәдака бирүче барлык авылдашларыбызга зур рәхмәт! Аллаһ барчабызны да үзенең рәхмәтеннән, ярдәменнән һәм рәхим-шәфкатеннән ташламасын, – дип хәбәр итте Гүзәл Шәмсетдинова.
фотоларны Гүзәл Шәмсетдинова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев