Җәмгыять

Түбән Тархан мәчетен яңарттылар

Ярдәм итәләр.

Түбән Тархан авылы ир-егетләре һәрвакыт бердәмләшеп, киңәшләшеп, уйлашып көчләреннән килгәнчә авыл өчен үз өлешләрен кертәләр. Ярдәм итәләр.

- Шушы көннәрдә егетләребез мәчетебезнең азан әйтер өчен җиһазландырылган җайланманы яңарттылар, чөнки искесе эшләми башлады иде инде. Яңартып кына түгел, ә төннәрен дә мәчетебезнең манарасы әллә каян күренеп, балкып торсын өченгә яктырткычлар да куйдылар.

Ярдәмдә катнашкан һәр авылдашларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез! Аерым рәхмәт әйтәсебез килә, ул җайланмаларны урнаштырган Гайнетдинов Фәнилгә, Гыймадиев Фәнилгә, Шәмиев Рамиска һәм Шәмсетдинов Ильнурга.

Игелегегез үзегезгә Аллаһның рәхмәте, мәрхәмәте булып әйләнеп кайтсын. Эшләрегез гел уңай барсын, максат-ниятләрегезгә ирешүдә Ходай ярдәменнән ташламасын Сезне.

Шуны да әйтеп үтәсе килә, мәчет – мөселманнарның гыйдабәт кылу өчен төзелгән корылмасы.Бина кылынып, халыкка хезмәт итүче мәчетләрнең эшчәнлегенә ярдәм итү өчен әҗер. Әнәс ибн Мәлик әйтә: “Кем мәчет якты булсын дип анда шәм кабыза, фәрештәләр вә Аллаһның гарешен күтәреп торучылар шул шәмнең уты сүнгәнче ул бәндәнең гөнаһлары ярлыкауны сорап дога кылудан туктамаслар”.

Аллаһ йортлары мәчетләр җылы булсын, якты булсын, мөселманнарга тәһарәтләнү өчен сулар өзелмәсен дип мәчетнең электры, газы, сулары һәм башка чыгымнарын күтәрсәң, бу да шул шәм яктысы кебек, инша Аллаһ, - дип уртаклаша Түбән Тарханнан Гүзәл Шәмсетдинова.


Нет комментариев