💫Түбән Тархан авылында «Безнең авыл - безнең горурлык!» дип исемләнгән Авыл көне узды
Бәйрәмне Олы Тархан авыл җирлеге башлыгы Светлана Зафарова, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев һәм «Татарстан агрофирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе Айрат Халитов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, "Д. М. Шәйдуллов" КФХ башлыгы Дамир Шәйдуллов котлау сүзләре белән ачып җибәрделәр.
Программада якташларының котлаулары аерым урын алып торды. Бу көнне 50 һәм 55 ел тату гомер иткән юбилярларны, өлкән яшьтәге тыл хезмәтчәннәрен, медаль алучыларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарын, авылда яшәүче балаларны һәм авыл эшләреннән читтә калмыйча, аны үстерүгә, төзекләндерүгә көч куйган активистларны билгеләп үттеләр.
Чара матур концерт программасы белән үрелеп барды.
Фотоларны Гүзәл Шәмсетдинова тәкъдим итте
Нет комментариев