Түбән Тарханда мәчетнен рәшәткәләрен буяп алдылар
Җәмгыять

Түбән Тарханда мәчетнен рәшәткәләрен буяп алдылар

---

Түбән Тархан авылыбыз ханымнары тиз генә өмә оештырып, мәчетебез рәшәткәләрен, күз ачып йомганчы буяп алдылар. Буяп бетергәч, мәчет ишегалдында утырткан чәчәкләрнең чүпләрен утап, сулар сибеп, тәртипкә салдылар.

Апайлар, сезнең барыгызга да бик зур рәхмәт, сау-сәламәт булыгыз, кылган изгелекләрегез үзегезгә мең рәхмәте белән әйләнеп кайтсын.


Нет комментариев