Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган тел – бишек көйләре теле

Татарстанда 26 апрельдә Туган тел көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 26 апрель, «Тәтеш таңнары») Бу көн шуның белән әһә­мияткә ия, нәкьтә 26 ап­рельдә бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтче Габдулла Тукай туган.

Шагыйрь туган телне изге һәм матур дип әйтеп, аны чын күңелдән яраткан:

 

И туган тел, и матур тел.

Синең белән алга атладым.

Син шатлыгымны

                                 арттырдың,

Син кайгымнан араладың...

 

Тәтеш районы – татар, рус, чуаш, мордваларның тарихи кече ватаны. Алар барлык бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үтеп, аңлашып, татулыкта яши. Бездә милли мөнәсәбәттәге катнаш җирлекләр дә, катнаш гаиләләр дә күп. Рус фамилиясе һәм татар исеме, яки киресенчә булу, бу беркемне дә гаҗәпләндерми. Күпчелек гаиләләрдә туган телне, гаиләдә салынган тирән мәхәббәтне саклап калалар. Әниләр сабыйларына бишек җырларын көйли, көндәлек тормышта шулай ук борынгы әби-бабалары телендә сөйләшә.

Бел­гәнебезчә, үзләренең хисләрен никах белән ныгытырга теләүчеләр моның өчен ЗАГСка бара. Әбиемнең шунда эшләве белән уңыш елмайды миңа. Бервакыт шундый бер чарада катнашу бәхете насыйп булды үземә.

Ул җәй ае иде. Һава торышы җылы, бераз җил исеп тора, ләкин бу тантанага һич кенә дә комачауламый. Кунакларның барысы да матурлар һәм бераз дулкынланалар. Бина шарлар белән бизәлгән һәм бу бик тә бәйрәмчә күренә. Менә кәләш белән кияүнең кунаклар янына чыгар мизгелләре җитте. Мин аларны күргәч, нәрсәдер башка төрлерәк дип уйладым, әмма аңлап җиткермәдем. Биш минутлап уйлап тордым һәм аларның, гадәттәгечә түгел, башкачарак икәнлеген аңладым. Баксаң, бу туй мордва милли йоласы буенча уздырыла икән. Миңа бик ошады. Ул ничектер үзенчәлекле, әмма шул ук вакытта гадәттән тыш матур иде. Районыбызда халык йолаларын хөрмәт итүләре, төрле төлләрдә аралашулары бик күңелле.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев