“Туган тел” җырын хип-хоп төрендә җырлыйлар
Җәмгыять

“Туган тел” җырын хип-хоп төрендә җырлыйлар

Алдагы көннәрдә тагын ике җыр яңача яңгырашта чыгарылыр дип көтелә.

(Тәтеш, 20 апрель, “Тәтеш таңнары”). Enaecash псевдонимы белән чыгыш ясаучы Булат Алеевның “Туган тел” җырын хип-хоп төрендә башкарган видеосы чыккан. Әлеге видео “Яңа дулкын” ютуб-каналында урнаштырылган.

“Бу бит иң шәп шигырь! Син “и туган тел” дип әйтәсең, сиңа җавапка “и матур тел” диләр. Бу сүзләрне һәркем белә, барысы да ияләшкән. Кемгәдер мәгънә җитми икән, аның күп булган башка урынын күрсәтсеннәр”, – ди башкаручы әлеге трек турында. 

Алдагы көннәрдә Enaecash тагын ике татар халык җырын үзгәртеп, яңача яңгырашта әзерләп чыгарырга исәпли. Алар да “Яңа дулкын” каналында урын алачаклар.


Нет комментариев