Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Кристина Шумилкина “Йолдызлык-2019” фестиваленең район этабында икенче булды.
(Тәтеш, 5 июнь, “Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, автор фотосы). Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Кристина Шумилкина “Йолдызлык-2019” фестиваленең район этабында икенче булды.
Яшь башкаручының репертуарында аның өчен туган тел булган чуашча җырлар күбрәк яңгырый. “Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда миңа 11 яшь иде. Ул чакта мин “Йолдызлык” бәйгесендә катнаштым, “Әйдәгез җырлыйбыз, әйдәгез биибез” җырын башкардым”, – дип уртаклаша мәктәп укучысы.
Кристинаның репертуарында рус телендәге җырлар да бар, аның белән педагог Нина Гаффарова шөгыльләнә.
Нет комментариев