Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тулаем савым буенча күрсәткечләр арткан

“Колос” агрофирмасы “Хезмәт җитештерүчәнлеге” ил­күләм проекты катнашучысы булды.

(Тәтеш, 14 апрель, “Тәтеш таңнары”).

Әлеге хуҗалык Татарстанда югары үсешле предприятие булып тора. 2022 елның июнендә аның үсешендә яңа этап баш­­лан­­­ган: хезмәт җи­теш­­те­рү­чәнлеге өлкә­сендә агрофирма белән ТРның компетен­цияләр төбәк үзәге арасында хезмәт­тәшлек турында килешү ­имзаланган. 

– Агрофирманың максаты – барлык юнәлешләрне оптималь­ләштерү, моның өчен без гариза бирдек һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеге” илкүләм проектына уңышлы рәвештә кердек, – ди агрофирма директоры урынбасары Ранис Мәүлиханов. – Проектны га­мәлгә ашыру хезмәт җи­теш­те­рүчәнлегенең яңа культурасын булдыруга һәм предприятиенең җитеш­терү системасын камил­ләштерүгә юнәлдерелгән.

“Колос”та эшләү барышында илкүләм проект кысаларында диагностика этабы тәмам­лану нәтиҗәләре буенча мәгъ­лүмат бирү көне үткәрелде. Эшче төркем хезмәт­кәрләре берничә тренинг узды.

2022 елның көзендә төбәк ком­петен­цияләр үзәге экспертлары агрофирмада максатчан торышны диагностикалауны һәм планлаштыруны башкардылар.

Программаларны тормышка ашырганда агрофирманың эталон тө­рен­дәге товарлыклы-сөтчелек ферма­сындагы сөт саву участогы сайлап алынды. 

Савып алынган һәм төяп озатылган сөтнең күләме, сыйфаты ферма җитәкчесенең, сыер савучыларның, терлекчеләрнең, операторның хезмәт нәтиҗә­лелегеннән тора, чөнки заказчыга (сатып алучыга) бары тик яхшы продукт­ны гына һәм базарда кулай бәягә сатып алу мөһим, сыерларның сәламәтлеге дә, малларның сөт бирүе дә турыдан-туры хезмәткәрләргә бәйле.

Эталон участогын оештыру планын тормышка ашыруда беренче адым өч төп ысулны үз эченә ала: 5С сакчыл җитештерү инструментын кертү ярдәмендә эш урыннарын нәтиҗәле һәм куркынычсыз оештыру;  производство (ферма) белән оператив идарә итү өчен җитештерүне анализлауны кертү; эш урыннарында хезмәтне башкарганда ялгышлыклар һәм югалтулар булдырмас өчен стандартлаштырылган хезмәт.

Шулай итеп, ТР компетен­цияләр тө­бәк үзәге экспертлары җитәкчеләр һәм эшче төркемнең өйрәтелгән хез­мәткәрләре белән берлектә хуҗа­лыкның товарлыклы-сөтче­лек ферма­сында эшче урыннарны оптимальләштерү планын уңышлы гамәлгә ашырдылар. 

Хез­мәткәрләрне сораштыру алар­ның хезмәте җиңелләшүен, эш урын­нарының уңайлырак, чистарак булуын күрсәтте, барлык проблемалар җитәкчелек белән берлектә хәл ителә, ә иң мөһиме – тулаем савым буенча күрсәткечләр артты. 

“Колос”та гамәлгә ашырылучы проект­та катнашучылар уртаклашканча, алар өчен иң әһәмиятлесе – ирешелгәннәрдә туктап калмау, чөнки алда әле фермаларны да, тулаем алганда агрофирманы оптимальләштерү буенча да чаралар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жуково агрофирма колос