РФ Президентының “Инвалид баланы һәм балачактан I төркем инвалид баланы караучыларга ай саен түләүләр турында”гы Указына үзгәрешләр кертелде.

– Киләсе елның беренче гыйнварыннан ата-ана (уллыкка яки кызлыкка бала алучы) яки опекун (попечитель), 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яки балачактан I төркем инвалидны караучы, хезмәт килешүе буенча тулы булмаган эш сәгате шартларында (шул исәптән күрсәтелгән шартларда дистанцион рәвештә яки өйдә) хезмәт килешүе белән эшләүче, моның белән беррәттән эшләмәүче ата-ана (тәрбиягә алучы) яки опекун (попечитель) ай саен 10 000 сум күләмендә карау буенча түләү билгеләү хокукына ия, – дип хәбәр итә РСФның Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү җитәкчесе Ирина Большакова. – Гражданинның тулы булмаган эш сәгате тәртибендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруы аның тарафыннан тапшырылган документлар (мәсәлән, хезмәт килешүе, эш бирүче белешмәсе) белән раслана. Шул ук вакытта документлар гамәлдәге законнарга тәңгәл килерлек рәвештә рәсмиләштерелергә, аерым алганда, номер, дата, күрсәтмә бирүче документларга (боерыкларга) сылтамалар булырга, шулай ук җаваплы кешенең имзасы һәм оешманың мөһере белән расланырга тиеш. Шул ук вакытта 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яки I төркем инвалид баланы караучы һәм тулы эш көне тәртибендә хезмәт эшчәнлеген алып баручы ата-анага (тәрбиягә алучыга) яки опекунга (попечительгә) айлык түләү билгеләнми. Хезмәт килешүе буенча тулы булмаган эш сәгате шартларында (шул исәптән күрсәтелгән шартларда дистанцион рәвештә яки өйдә) эшләүче, айлык компенсация түләмен билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән ата-ана (тәрбиягә алучы) яки опекун (попечитель) хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары үзгәргән очракта (тулы эш сәгате дәвамында эшкә күчү), бу хакта РСФ органнарына кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
Нет комментариев