Таләпләр һәм челтәр оешмасы хезмәтен кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатының бердәм стандартларына яраклаштыру нигезендә контакт-үзәкнең түләүсез бердәм телефоны кертелде: 8-800-2000-878.
(Тәтеш, 26 март, “Тәтеш таңнары”).
– Район челтәренә күнегелгән номерлар буенча шалтыратам, ә алар эшләми. Нишләп алай икән?
Рамил В.
– ТР буенча диспетчерлык белән идарә итүнең ике дәрәҗәле системасына күчү белән бәйле челтәр компаниясе үзгәртеп оештырылганлыктан, диспетчер телефоннарының 2-71-11, 2-72-22 номерлары гамәлдә түгел, – дип җавап бирә Тәтеш РЭЧ начальнигы Виктор Демагин. – Таләпләр һәм челтәр оешмасы хезмәтен кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатының бердәм стандартларына яраклаштыру нигезендә контакт-үзәкнең түләүсез бердәм телефоны кертелде: 8-800-2000-878. Күрсәтелгән телефон номеры тәүлек әйләнәсе эшли. Аның буенча сез электр энергиясе сыйфатының техник регламентларга туры килмәве, авария нәтиҗәсендә ут сүнү яки сезнең объектларда электр белән тәэмин итү булмавы турындагы мәгълүматны хәбәр итә аласыз, шулай ук электр энергиясен бирүне туктату яки чикләү сәбәпләре һәм электр белән тәэмин итүне торгызу вакытлары турындагы тулы мәгълүматны белә аласыз.
Нет комментариев