Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төз булуда ярыштылар

“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында җә­мәгать тәртибен саклау буенча “Форпост” оешмасының мәктәп укучылары һәм студентлар арасында пневматик винтовкадан ату һәм АКны сүтеп-җыю буенча ярышлар узды.

(Тәтеш, 26 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Юлия Калинина).  Шәһәрдәге, авыллардагы мәктәпләрдән, авыл хуҗалыгы техникумыннан, гражданнарны яклау көллиятеннән егетләр һәм кызлар Тәтеш автомәктәбе призы өчен көч сынашты.

Ярыш башланыр алдыннан автомәктәп начальнигы Александр Колсанов катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул турнирның егетләр өчен РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә яхшы әзерлек булып торуын, ә кызлар өчен үз көчләрен һәм төз булуны тикшереп карауда бер дигән мөмкинлек икәнлеген билгеләп үтте. Җиңүчеләр кече һәм олы яшь төркеме буенча билгеләнде.

“Ярышта ун мәктәптән вәкилләр катнашты. Бу безнең дөрес юнәлештә эшләвебез турында сөйли. Чара күп яктан отряд кураторлары, балаларның активлыгы, автомәктәп коллективының булышлыгы ярдәмендә булды”, – дип уртак­лашты Тәтешнең “Форпост” үзәге директоры Анна Мещерякова.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев