Район гәҗите белән 46 ел дуслыкта яшим.
(Тәтеш, 1 декабрь, "Тәтеш таңнары). Венера Шараева, Жуково авылы:
– Район гәҗите белән 46 ел дуслыкта яшим. Абунәне беренчеләр исәбендә рәсмиләштерәм. Мин тумышым белән Мөслим районыннан, 17 яшьтә медицина училищесын тәмамладым һәм иремнең кече ватанына килдем. Менә инде 43 ел фельдшер булып эшлим. Үземнең пациентлар белән көн саен диярлек аралашам. Гәҗиттә ниләр язулары турында еш кына әңгәмә дә корабыз. Анда район тормышы һәм кешеләре турында яктыртыла, аның битләрендә начар-яман нәрсәләр булмавы, яхшы. Гади кешеләр, авыл эшчәннәре хакындагы язмалар кызыксындыра, әлбәттә. Гәҗитнең бизәлеше ошый, соңгы вакытларда анда нәрсәдер һәрдаим үзгәреп тора.
Редакция бинасының матур итеп ремонтлануына, коллективның кунакчыл кабул итүенә сокланам. Биредә барысы да күңелгә ятышлы, барысы да зәвыклы эшләнгән. Гәҗиткә бары тик уңышлар телим.
Нет комментариев