Укучы яшүсмерләр арасында тест үткәрелгән
Җәмгыять

Укучы яшүсмерләр арасында тест үткәрелгән

Тәтеш үзәк район хастаханәсенең наркология кабинетында хәмердән явызларча файдаланучы 143 кеше һәм наркотик матдәләр кулланучы 13 кеше исәптә тора.

(Тәтеш, 26 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Агымдагы елның 9 аенда Республика клиник наркология диспансерына 8 кеше хастаханәгә салынды: 4 кеше – аңын, игътибарын, фикерен бозуны, фикер йөртүне берләштергән алкоголь синдромы белән. 2022 елда 9 кеше хәмер кулланган өчен, 2 кеше – наркотик матдәләр кулланган өчен исәпкә алынды, – дип хәбәр итә Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-наркологы Наталья Ляченкова.

Белгеч сүзләренә караганда, 2020 елда районда спиртлы эчемлекләр белән агуланудан бер кеше үлгән – бу 44 яшьлек ир-ат. 2021 елда – 6 кеше, агымдагы елда үлүчеләр юк.

– Без шәһәр белем бирү учреждениеләрендә укучы яшүсмерләргә тест үткәрдек. Барлыгы 80 кеше сыналды. Уңай нәтиҗәләр ачыкланмады, – дип билгеләп үтә Наталья Анатольевна. – 2022 елның 9 аенда полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотик исереклегендә 14 кеше китерелде. Аларның икесенең нәтиҗәләре өстәмә тикшерүгә юнәлтелде.
 


наркотики

Нет комментариев