Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укыйлар да, өмә дә оештыралар

Сөендек яшьләре өчен Лев Толстойга багышланган тематик кичә уздырылган.

(Тәтеш, 25 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). “Бу чарада язучының тормышы һәм иҗатын тагын бер кат искә төшердек. Аның әсәрләреннән өзекләр укыдык. Һәркем үзен кызыксындырган сорауга җавап та ишетте”, – диделәр мәдәният йорты директоры Люция Хәлиуллова белән китапханәче Гүзәл Шәйхиева. – Әле тагын авылда өмә дә оештырдык, тирә-як территорияләрне җыештырдык.  Аннары “Урман  атналыгы” кысаларында бергәләп чара үткәрдек. Анда инде табигать һәм үсемлекләр, тирә-юнь мохит хакында фикер алыштык. 

“Урман даруханәсе” дип исемләнгән күргәзмә бизәдек. Аны да балалар бик кызыксынып карадылар. 
Менә шулай гөр килеп яшибез, һәрдаим чаралар үткәрәбез, бәйрәмнәрне күңелле итеп билгеләп үтәбез”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев