Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул яшәп калырга ашыккан

Юрий Старшининга 31 мартта 75 яшь тулган булыр иде.

(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”). Күп буыннар өчен чын педагог үрнәгенә әйләнгән Юрий Старшинин йөзләгән укучылар һәм аларның ата-аналары, үзенең хезмәттәшләре, дуслары һәм күпчелек тәтешлеләр хәтерендә хөрмәт казанган укытучы булып истә калды. 

Төгәл һәм гуманитар фәннәр – мондый капма-каршылыкларны нәрсә берләштерәме?  “Бер үк вакытта күңелең белән шагыйрь дә булмаган килеш, математик булырга ярамый”, – дигән кайчандыр танылган Софья Ковалевская. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татар­станның атказанган укытучысы Юрий Старшинин шундый иде дә инде – укучыларда математикага мәхәббәт тәрбияләде һәм йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр язды. Математик һәм шагыйрь. Юрий Терентьевич шигырьләр генә иҗат итеп калмыйча, күп кырлы мавыгуларга һәм сәләтләргә ия кеше иде. Максатчан, нык ихтыярлы, көчле холыклы булды, ул һәрдаим үз-үзен үстерү белән шөгыльләнде. Спортның күп төрләре буенча разрядка ия иде. Умартачылык белән шөгыльләнде, балык тотарга яратты һәм “тын ау”га – гөмбә җыярга йөрде. Дөнь­яны бик сизгер рәвештә тоемлады, яшьләрне тәрбияләү проблемаларын да еш кына күтәрде. Аның һәрбер җыентыгындагы ши­гырь­ләре тормыш һәм мәхәббәт, Тәтеш ягы һәм якташлары турында кү­ңелне нечкәртерлек итеп тасвирланган. Анда лирика да, сатира да, юмор да, җитди уйланулар да. “Кичерелгәннәрне һәм башкарган эшләр хакында яңадан барлап чыксаң, башыма ирексездән шундый уйлар килә: “Ә мин көчемнән килгәннең барысын да эшли алдыммы, тормышның төрле хәлләрендә калганда дөрес гамәлләр кылдыммы, потенциалым мөмкинлек биргәннең барысын да тормышка ашырдыммы?” – дип фикер йөрткән Юрий ­Терентьевич.

Аның гомере дүрт ел элек кинәт өзелде. Юрий Терентьевич вафатына өч көн кала шигырь язган, ул аны ата-аналарга багышлаган, анда шундый бер вакыйганы тасвирлаган: балыктан кайтып килүче әти кешенең йөрәге туктаган: “...карга егылган һәм бөтен тирә-юнь караңгылыкка чумган...” Шигыре алдан күреп әй­телгән сүзләргә әверелгән...

– Ул һәр минут, һәр секунд минем белән. Мин тормышны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Һәр көнне елмаеп төшемә керә... Без педагогика училищесында дүртенче курс­та дуслашып йөри башладык, бу 1966 ел иде, һәм башка аерылмадык. Безгә бергә булганда беркайчан да ямансу булмады. Без 2020 елның 12 мартында алтын туебызны, аның 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән кебек, якыннарыбызны, туганнарыбызны җыеп уздырырга хыялланган идек. Кафеда очрашу ничек күңелле булуы турында искә алдык. Сәяхәткә барырга планлаштырдык, – дип күз яшьләре аралаш уртаклаша хатыны Евгения ­Николаевна.  

Юрий Терентьевич гомеренең соңгы көнендә, 2019 елның 29 гыйнварында, “Әкият” балалар бакчасы сабыйлары белән очрашуга әзерләнгән, анда аны чарага чакырган булганнар. Ишегалдына чыккан, кергән, өстәл янына утырган һәм бакыйлыкка күч­кәнче бер сәгать алда, 9 сәгать 30 минутта, балалар шигыре язган, ул болай дип башлана:
Кышкы һава чиста, салкын, 
Акрын гына җил исә, 
Шәһәребез матур, гүзәл, 
Таудан төшәргә биш юл...

Ул яшәп калырга ашыккан...

P. S. Юрий Старшининга 31 мартта 75 яшь тулган булыр иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев