Җәмгыять

Улакка барган саен сөенәбез

Район авылларында төзекләндерү эшләре тынып тормый. Бу хакта безгә Зур Әтрәчтән шалтыратып әйттеләр.

(Тәтеш, 9 декабрь, "Тәтеш таңнары, Галимә Камалиева)

“Авылның Гомәр урамында, аны халык телендә “Бикмар очы” дип йөртәләр, урнашкан улакны күптән түгел яңача итеп төзекләндерделәр. Беренче эш итеп аны өскәрәк күтәртеп ясадылар, аннары томалаулы корылма да төзеп куйдылар. Улакка килгән һәркем аңардан рәхәтләнеп файдалана, аңа килгән саен сөенә, чөнки бик җайлы да, уңайлы да, – дип хәбәр итте безгә авылның башлангыч мәктәп җитәкчесе Нурфия Нәфигыйна, аны эшләүне оештырган җирлек башлыгы Илнур Юнысовка җылы теләкләрен ирештереп. – Әле тагын урам юлына таш түшәлде, елга буендагы карт тирәкләрне кис­теләр. Авылда матур үзгәрешләр күп”.


Нет комментариев