Җәмгыять

Урамнар төннәрен дә якты

Алабирде авылында урамнарга утны аз сарыф итә торган яктырткычлар кую төгәлләнгән.

(Тәтеш, 25 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Динә Мансурова). 

“Безнең Ленин урамында кичләрен, Баумандагы кебек, утлар балкып тора, дип Казанның үзәк урамы белән чагыштыра авыл кешеләре. – Ә Тәтештән Апас ягына килү юлында безнең яклар, әйтерсең лә шәһәрдәге сыман, якты булып күренә. Барысы да бу могҗиза, диләр”. “Кешеләр бик канәгать. Яктыр­тылган урамнар безне сөендерә. Урам буйлап тынычлап йөрисең – төнлә булсынмы, кичен булсынмы – көндезге кебек якты. Аллаһка рәхмәт. Безнең өчен барлык шартлар булдырыла: уңайлырак та, куркынычсызрак та була бара. Без республика һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле, авыл кешеләренә булышлыгы һәм игътибары өчен район башлыгы Рәмис Хатыйп улына шәхсән рәхмәт белдерәм”, – дип уртаклаша хезмәт ветераны Хамис ага Нигъмәтуллин.

“Энергетиклар урам яктырткычлары терәкләрен эшләүне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарды. Алар Ленин урамына яктырткычлар куйды, аның озынлыгы ике чакрымны тәшкил итә, һәм тагын авылның дүрт урамына, шулай ук олы юл буйлап, Зур Әтрәчкә алып бару ягына урнаштырдылар. Һәр баганада да дияр­лек лампа бар, – дип хәбәр иткән иде ул чакта Алабирде җирлеге башлыгы булып эшләүче Билал Гыймранов әңгәмә барышында. – “Татарс­тан Республикасының торак пунктларында урам яктырткычларын торгызу” прог­раммасын тормышка ашыру кысаларында Алабирдене ­диодлы 125 һәм 11 гадәти лампа яктыртып тора”.
 


Нет комментариев