Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ураза ул - сөенеч һәм өмет

Рамазан – ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә, мәрхүмнәр рухына дога кыла торган ай.

УРАЗА УЛ - СӨЕНЕЧ ҺӘМ ӨМЕТ

(Уразаның фазыйләт-өстенлекләре турында – хәдисләрдә)

***

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын) әйтте:

- Ураза тотыгыз, чөнки аңа тиң булган башка гамәл юк.

- Әгәр кеше Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның гәүдәсен сәламәтләндерер һәм әҗерен арттырыр.

- Ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, догасы кабул, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр.

- Мөбарәк сәхәр һәм ифтар вакытларында ураза тотучының догалары кабул ителер.

- Рамазан ае уразасын ихлас иман китергән хәлдә һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең гөнаһлары ярлыканыр.

- Ураза тотучының йөзен (гәүдәсен) Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык (70 ел  җәяү барырлык) арага җәһәннәм утыннан ерагайтыр.

- Ураза белән Коръән Кыямәт көнендә кешегә шәфәгать кылырлар (аны якларлар). Ураза әйтер: “Әй Раббым, көндезләрен ул Үзеңнең ризалыгың өчен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыелды, шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл! Коръән дә: “Ул күп вакытын мине укыр өчен багышлады, мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл!” – дип әйтер, һәм Аллаһның олуг рәхмәте белән алар шәфәгать кылырлар.

- Җәннәттә Әр-Раййан дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә шул ишектән бары тик ураза тотучылар гына Җәннәткә керә алачак.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза байрам Ураза гаете