Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урлаган, кыйнаган өчен – рәшәткә артына

Тәтеш районы прокуратурасы район кешеләренә карата җинаять эшләре буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

ТАБА БЕЛӘН СУККАН

Утыз тугыз яшьлек ир-ат әнисенә һәм танышына суккан өчен хөкем ителгән.

– Судта гаепләнүченең, җинаять кылган өчен гамәлдән чыгарылмаган хөкемгә ия булучы­ның, кабат көч кулланып җи­наять кылуы, төгәлрәге, 2024 елның 11 февралендә, исерек килеш, танышы белән талашкан вакытта аңа чәнечке һәм таба белән сугуы ачыкланды. Шушы ук ир-ат 2024 елның февраль башында, исерек хәлдә, әнисенә тимер кисәү белән күп тапкырлар сугып, сәламәтлегенә җиңелчә зыян китергән һәм тән җәрәхәтләре ясаган булган. Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәленә үкенүен белдерде. Кылынган җи­на­ятьнең иҗтимагый кур­­кынычлылык дәрә­җә­­сен, гаепләнүченең шәхесен, хөкем ителгән булуын исәпкә алып, суд аңа катгый режимлы колониядә җәза үтү белән 1 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев