Суд тәтешлене ике ел сынау вакыты белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.
(Тәтеш, 4 июнь, “Тәтеш таңнары”). ТР Тәтеш районы судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Тәтештә яшәүче хатын-кыз яшерен рәвештә чит кеше милкен – банк картасыннан акча урлауда гаепле дип танылган.
Суд утырышында хатын-кызның өч кешелек төркем белән танышы йортында спиртлы эчемлекләр эчүе ачыкланган. Ул барысының да йоклап китүенә инанып, берсенең өйдә элеп куелган куртка кесәсеннән банк картасын урлаган һәм кибеткә барган. Чит кешенең банк картасыннан файдаланып, барлыгы 14 181 сум 80 тиенлек товар сатып алган.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Бер сәүдә ноктасында әйбер алгач, акчасы калмау сәбәпле түли алмаганга, картаны ташлап калдыруын әйткән. Зыян күләме белән һәм аны түләргә ризалашкан, кылган гамәленә үкенүен белдергән.
Суд тәтешлене ике ел сынау вакыты белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.
Татарстан Республикасының Тәтеш районы суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зыян күрүченең дәгъвасы канәгатьләндерелгән, матди зыян кире кайтарылган.
Хөкем карары үз көченә кергән.
Нет комментариев