Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре аңлата:
(Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таннары").
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен нинди штрафлар каралган?
Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре аңлата:
– Урманнарда билгеле бер аерым чорда учаклар торгызу; янган шырпы, тәмәке төпчеге, янучы матдәләр белән туендырылган материаллар калдыру; урманнарны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать калдыклары, чүп-чар белән пычрату тыела; ылыслы яшь үсентеләр янында, тауларда, зыян күргән урман кишәрлекләрендә, урман кискән җирләрдә, коры үлән булган урыннарда, шулай ук кар эри башлаган көннән алып тотрыклы көзге яңгырлы һава торышы яисә кар катламы барлыкка килгәнчегә кадәр агач төпләрендә ачык ут кулланырга рөхсәт ителми. Башка урыннарда янгынга каршы минераллаштырылган, аның киңлеге 0,5 метрдан да ким булмаска тиеш, ачык ут кулланырга рөхсәт ителә. Учак, мангал, кыздыру җайланмаларын файдаланганнан соң, әлеге урынны җир белән яхшылап күмәргә яки ут тулысынча беткәнче су салырга кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнгән:
– РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.32 маддәсе буенча янгынга каршы махсус режим, урманнарда гадәттән тыш хәл режимын бозган өчен юридик затларга – 300дән 500 мең сумга кадәр, әгәр хокук бозулар урман януга китерсә – 500 меңнән бер миллион сумга кадәр штраф салына;
– РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча минималь җәза – 200 мең сумнан алып штраф;
– урман утыртмаларын һәм башка үсентеләрне ут төртү юлы белән юк иткән яки зыян китергән өчен, әгәр моның нәтиҗәсендә зур зыян салынган икән, 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза белән 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф билгеләнергә мөмкин яки хөкем ителгән затның 2-3 елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә яки аннан башка гына;
– ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә урман утыртмаларын, шулай ук урман фондына кермәгән урманнарны һәм үсентеләрне юк итү яки зарарлау, башка куркыныч ысул белән яисә зарарлы матдәләр, калдыклар, ташламалар белән пычрату буенча шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган.
Нет комментариев