Уртак эш – күп нәрсәләргә өйрәтә
Җәмгыять

Уртак эш – күп нәрсәләргә өйрәтә

Тәтеш районының “Ак калфак” татар ­хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима ­Сафиуллова һәм бүлекчәнең сәркәтибе Сәлимә Арсланова Чувашиядә узган күчмә утырышта булып кайттылар.

(Тәтеш, 10 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

–     Әлеге чарада Татар­стан­ның һәм Россия­нең 12 тө­бәгеннән йөзләп вә­кил катнашты. Күчмә уты­рыш барышында без Чува­шиянең Комсомол һәм Батыр районнарына караган дүрт татар авылында булдык, – дип уртаклашты Рима Гомәр кызы (рәсемдә уңнан өченче). – Очрашу Комсомол районының Тукай авылыннан башланып китте. Әлеге төзек, зур авылның һәрбер йортында диярлек өч буын: каенана, каената, уллары һәм киленнәре, оныклары бергәләп яшиләр. Әлегә кадәр шулай булган, бүгенгә кадәр шулай дәвам итә. Мәхәлләне тутырып җыелган ак яулык­лы әбиләр, көләч йөзле ханымнар белән аралашкач, әби-бабаларыбыздан калган яшәү рәвешенең үз-үзен аклавына инанасың. Бу төп нигезне сак­лау, балаларны әби-бабай җы­лы­сында үстереп, дин һәм әхлак, эшкә өйрәтеп үстерү тәр­бия­сен бирү кебек күп мәсь­әләләрне уңай хәл итә. Моны без районыбызда үткәрелгән чараларда да чагылдырырга тырышабыз һәм үзебезнең эшчәнлекне алып барганда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында булсынмы, шул хакта еш искә төшерәбез. Ә инде күчмә утырыш кебек мондый очрашулар бик мөһим, чөнки уртак эш – күп нәрсәләргә өйрәтә.   

Сәлимә Сәлах кызы (рәсемдә сулдан беренче) уртаклашканча, Тукай авылында яшәүчеләр дә берничә буынның бер түбә астында яшәү рәвешен нәсел дәвам­чыларына да тапшыруны үз­ләренең мөһим бурычлары дип саныйлар. Биредә алар бик күп матур кү­ренешләрне карап хозурланганнар. Ата-ана­ларның, әби-ба­байларның мәк­тәпкә килеп балаларны борынгы кул эшләренә өй­рә­түләренә сокланып кайтканнар. Алар шулай ук Шыгырдан авылында мә­четкә, мәдрәсәгә барганнар, мил­ләт­тәшләребезнең эшләрен, тормыш-көнкү­реш­­ләрен, яшәү рәвешен үз күзлә­ре белән күр­гәннәр. Әлеге күч­мә утырышта үрнәк алырдай мизгелләр шактый булган. 

Тәтеш районындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы да го­реф-гадәтләрне саклау һәм татар халкының йолаларын яшь буынга тапшырып кал­дыру, балаларга әдәп-әхлак һәм ди­ни тәрбия бирү юнәлешендә эшчәнлек алып бара.    

фотоны Сәлимә Арсланова тәкүдим итте      


Нет комментариев