Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге торак секторда янгыннар чыгу белән бәйле хәлләр киеренке булып калуын билгеләп үтә.
(Тәтеш, 17 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Шулай итеп, 8 гыйнварда 23 сәгать 7 минутта ГЛОНАСС-112 системасы буенча Сөендек авылында янгын чыгу турындагы хәбәр килеп ирешә.
Янгын сүндерүчеләр янгын булган урынга килеп җиткән вакытта йорт һәм каралты-кура ут белән тулысынча чолгап алынган була. Әлеге янгында 1960 елда туган гражданинның гомере өзелә.
Янгын чыгу факты буенча материал процессуаль карар кабул итү өчен тикшерү комитетына юлланган.
Янгын чыгу сәбәпчесе: электр җайланмаларын көйләгәндә кагыйдәне бозу.
Хөрмәтле район халкы һәм кунаклар! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмагыз, аның таләпләрен үтәгез! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нормаларының гади генә таләпләренә җавапсыз мөнәсәбәттә булу еш кына ут чыгу сәбәпчесенә әйләнә.
Янгын часте телефоннары: 01, 2-51-92.
Нет комментариев