Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Утыз җиде мең гаилә торак шартларын “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча яхшыртты

Агымдагы елда Татарстанда 2,9 миллион квадрат метр торак кулланылышка тапшырылыр дип ниятләнә.

(Тәтеш, 16 март, “Тәтеш таңнары”). “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча Татарстанда узган ел 37 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. 2019 елда  барлыгы 2,6 миллион квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган. Былтыргы белән чагыштырганда бу 11 процентка күбрәк. Кешенең торак белән тәэмин ителү күрсәткече 27,3 квадрат метрга җитте. Республикада агымдагы елда 2,9 миллион квадрат метр торакны сафка бастыру ниятләнә.

Әлеге проектның максаты – халыкның торак шартларын яхшырту һәм шәһәр мохитен уңайлы итү.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев