Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз Ватанының җиңүенә ышана

Югары һөнәри осталыгы, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен өлкән сержант Ленар Хәйретдинов РФ Оборона министрлыгының “За разминирование” медале белән бүләкләнгән.

(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Шәһәрле Флора һәм Исламнур Хәйретдиновларга хәрби часть командо­ваниесеннән Рәхмәт хаты килгән.

– Ленар узган елның сен­тяб­рендә өлешчә мобилизация кысаларында алынды, – дип сөйли әтисе Исламнур Искәндәр улы. Повестка килгәч, ул шунда ук военкоматка китте. Ватанына ярдәм кирәк булганда үз бурычыңны үтәү – намус эше дип санады. Өстәвенә, аның абыйсы да хәрби, хәзер улы да армиядә хезмәт итә, кече улы кадет мәктәп-интернатында укый, мин үзем дә  хәрби кеше.

Казанда хәрби өйрәнүләр вакытында тәтешле саперга укыган. Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция зонасында биремнәргә башта тәҗрибәле саперлар белән чыкканнар, хәзер алар үзләре яңа килгәннәрне өйрәтәләр.

Апрель аенда Ленар Исламнур улы ялда булган. Туганнары өчен бу чын бәйрәмгә әйләнгән. Әтисе уртаклашканча, улы бераз үзенең хезмәте турында да сөйләп үткән, хәзер инде барысы да җайланды, дип тынычландырган, ә башта җиңел булмаган. Ул хезмәттәшләре белән блиндажларда яши, урыннары еш кына үзгәрә. Шартлары яхшы, үзләре ашарга әзерлиләр, солдатлар өчен мунча да бар. Командирлары тәҗрибәле, аны ихтирам итәләр, һәм ул үзе дә кул астындагыларга хөрмәт белән карый. Ленар белән бергә райондашлар да хезмәт итә, Буа районыннан да егетләр бар, бу да көч бирә. Саллы гына ярдәм дә бар, тәтешлеләр янына шәһәрле Виталий Молчаев белән Сергей Кириллов барып кайткан, алар ир-атларыбызга кирәкле гуманитар ярдәм илткәннәр.

– Улыбыз сугышчан рухта, җиңү безнең якта булачагына ышана, – диде аның әтисе Исламнур Искәндәр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев