Үз вазифасын яхшы башкара
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре октябрьнең өченче якшәмбесендә үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.
(Тәтеш, 16 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Бу көнне без юл төзелешендәгеләргә, иксез-чиксез илебезнең төрле почмаклары арасында имин юллар булдыручыларның барысына да, хезмәт сөючәнлекләре, үз эшләренең осталары булганнары өчен хөрмәт белдерәбез.
Тәтешнең юл-ремонт төзелеше идарәсендә авыр йөк машинасы шоферы булып эшләүче Сергей Борисов үзенең хезмәтенә осталыгыннан да, шулай ук күңел җылысыннан да өлеш кертә. Буа районы Яшевка авылында туган ир-ат мәктәпне тәмамлагач, шофер һәм тракторчы булырга укыган. Аңа армиядә танкист та булырга туры килгән. Сергей Геннадьевич Германиядә хезмәт иткән еллары һәм андагы дуслары турында җылы итеп искә ала. Хезмәтен тутыргач, Тәтешкә кайткан һәм танк рычагын рульгә алыштырган. Районның җәмәгать туклануы оешмасында, урман хуҗалыгында шофер булып эшләгән, 2000 елда юл-ремонт төзелеше идарәсенә урнашкан. Ул чакта Тәтештә, Олы Тормыда һәм Урюмда эшләгән асфальт заводларына гравий ташыган. Аннан – юл участокларына асфальт илткән. 2011 елда аңа заманча юл машинасын ышанып тапшырганнар.
– Уңайлылыкта эшли башладым. Әлеге иномаркада җилләткеч тә бар, җылы да, – дип сөйли Сергей Геннадьевич. – Әлегә кадәр төзек хәлдә хезмәт күрсәтә. Кышын тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өч сменада 8әр сәгать эшлибез, җиңел түгел, әлбәттә. Ә җәен эш көне иртәнге 7дә башлана һәм билгеләнгән йөкләмәне үтәмичә торып тәмамланмый. Җәй айларында, һава торышы яхшы булганда, безгә күп нәрсәләрне эшләп өлгерергә кирәк. Урамнарның тагын да матурлана баруы, юллар ремонтлануы сөендерә, аларның барысы да бит мөһим. Мисалга, элек Лаптевкага керә дә, аннан чыгып та булмый иде, ә хәзер анда юллар яхшы. Әле тагын Никифоровка һәм Ямбактыда яшәүчеләрнең дә шундый юллары булсын иде. Тора-бара ясаячакбыз!
– Коллектив – уңышлы эшләүнең мөһим факторы, – ди ышанычлы итеп Тәтешнең юл-ремонт төзелеше идарәсе начальнигы Иршат Әхтәмов. – Бездә 53 кеше эшли, бик дуслар, үз эшенең тәҗрибәле белгечләре. Барысын да бер сыйфат – үз һөнәрләрен ярату берләштерә. Үзләренең вазифаларын бик яхшы башкаралар, юллардагы хәрәкәт уңайлы, җайлы һәм имин булсын өчен барысын да эшлиләр.
Безнең филиалда 28 техника бар. Без ремонтлау, төзелеш, автомобиль юллары челтәрләренә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәбез. Безнең районда автоюлларның озынлыгы 315 чакрымны тәшкил итә, анда без автотранспортларның ел әйләнәсе өзеклекләрсез хәрәкәт итүен тәэмин итәргә тырышабыз.
Быел республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында биш урам-юл челтәре: Горький, Калинин, Табиб Соколовлар урамнары, һәм Кирпеч тыкрыгы участогы ремонтланды. Болардан тыш, Килдештә, Апас – Тәтеш участогында эшләр башкарылды. Хәзерге вакытта Кошки-Новотимбаево – Рус Кищагы юлларын ясау бара, ул Тәтеш һәм Буа районнарын тоташтыра. Юл торышының мониторингы даими үтәлә. Эш бик күп, аны һәрчак намуслы һәм җаваплы итеп башкарырга тырышабыз. Районыбызның һәм һәрбер торак пунктның социаль-икътисади үсеше юлчыларның үз хезмәтләрен никадәр сыйфатлы эшләвенә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев