Җәмгыять

Үзәк китапханәдә 24 апрельдән 8 майга кадәр “Хәтер ­стенасы” акциясе уза

Аның максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарының фото­сурәтләреннән экспозиция ясау.

(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”). Үзәк китапханәдә 24 апрельдән 8 майга кадәр “Хәтер ­стенасы” акциясе уза, аның максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарының фото­сурәтләреннән экспозиция ясау.

Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Китапханәгә гаилә архивыннан Бөек Ватан сугышында катнашучының А4 рәвешендәге кәгазьгә күчереп алынган фотосурәтен алып килү дә җитә.  
 


Нет комментариев