Үзегезнең «чәчәкле” тарихыгызны сөйләгез
“Тәтеш таңнары” газетасы “Чәчәкләр тарихы” фотоконкурсы башлануы турында игълан итә.
Кадерле язылучылар! Әгәр дә сез чәчәкләр яратасыз икән, һәм сезнең бакчагызда төрле төсләр шаулый икән, сез аларны фотога төшерегез һәм аны “Чәчәкле тарих” конкурсында катнашу өчен редакциягә җибәрегез! Кадрда һичшиксез чәчәк үстерүче үзе һәм ул үстергән үсемлекләр булырга тиеш.
Һәр катнашучы бер генә фотографияне җибәрә ала. Эшләр 2026 елның 31 июленә кадәр кабул ителә.
Җибәрелгән барлык сурәтләр “Тәтеш таңнары” газетасы битләрендә бастырылачак.
Иң яхшы фотография өчен тавыш бирү 3 августтан 17 августка кадәр безнең “Тәтеш яңалыклары” сайтында узачак. Өч җиңүче бүләкләр алачак.
Эшләрне теләсә кайсы мессенджерга 89600412228 номеры буенча яисә электрон почтага (tetuch_awangard@rambler.ru) җибәрергә мөмкин, шулай ук фотоларны Тәтеш шәһәре, Свердлов урамы, 59 йорт адресы буенча урнашкан газета редакциясенә алып килергә була.
Белешмәләр өчен телефон: 2-54-95.
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев