Валентина Ситникова газетаны яратып укый
Валентина Ситникова телевизор отышында катнашыр өчен редакциябездә район газетасын рәсмиләштерде.
(Тәтеш, 11 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Валентина Ситникова телевизор отышында катнашыр өчен редакциябездә район газетасын рәсмиләштерде.
– Район газетасын илле елдан артык яздырам. Барысын да укыйм. Аеруча гаиләләр – яшь өйләнешүчеләр, озак еллар бергә гомер кичерүчеләр, балаларны тәрбияләү турындагы язмаларны яратып укыйм. Әле тагын кешеләрнең туган җирләрендә, фермерларда эшләүләре, фермерлар хакында укуы кызыклы. Мин районыбыздагы бала тудыру йортында 25 ел акушерка булып эшләдем. Элек бит сабыйларын тудырган аналар хастаханәдә сигезәр көн булалар иде, шуңа күрә күпләре таныш, мин булганда туган сабыйларның язмышлары ничек булуын кайчакларда газета аркылы беләм, алар хакында укуы шулай ук сөендерә. Медицина хезмәткәрләре турында укуы һәрчак кызыклы. Үземне уңучан кеше дип саныйм, элек суыткыч та оттым, лотереяда акчалата призлар да алдым. Бу юлы редакция оештырган оттырышта катнашырга булдым. Яңа елга бүләк алу зур шатлык булачак, – дип уртаклашты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев