Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Варисларга ничек итеп пенсия тупланмасы акчасын алырга

Иминиятләнгән затның вафатына кадәр пенсия туп­ланмасы акчасын рәсмиләштерү РФ Пенсия фонды аша гамәлгә ашырылса, гаризалар, яшәү урынына бәйле булмаган рәвештә, РПФның теләсә кайсы территориаль органына варислар тарафыннан тапшырыла һәм түләү РПФ аша башкарыла.

(Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таннары"). 

Вафат булган затның пенсия тупланмаларын түләү өчен гариза язу, һәм түләү турында гариза бирү әлеге акчаларны алу өчен беренче адым булып тора.

Иминиятләнгән затның вафатына кадәр пенсия туп­ланмасы акчасын рәсмиләштерү РФ Пенсия фонды аша гамәлгә ашырылса, гаризалар, яшәү урынына бәйле булмаган рәвештә, РПФның теләсә кайсы территориаль органына варислар тарафыннан тапшырыла һәм түләү РПФ аша башкарыла.
– Туганнарының РПФда пенсия тупланмаларын рәсмиләштергән варислардан кергән барлык документлар, иминиятләнгән затның вафатыннан соң ярты ел дәвамында ТР буенча пенсия фонды бүлегендә туп­лана. Пенсия тупланмалары акчаларын хокуклы варисларга түләү яки түләүдән баш тарту турында карар җиденче ай барышында чыгарыла. Түләү карар кабул ителгән айдан соң килгән айның 20 числосыннан да соңга калмыйча башкарыла, – дип билгеләп үтә Россия Пенсия фондының Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте белгечләре.
Пенсия тупланмаларын рәсмиләштерү ими­ниятләнгән затның вафатына кадәр дәүләт­неке булмаган пенсия фонды аша гамәлгә ашырылса, гаризалар НПФКА варислары тарафыннан тапшырыла һәм, димәк, түләү аның аша башкарыла дигән сүз.
– Шуны истә тотарга кирәк: гамәлдәге закон нигезендә үзен хокуклы варис буларак күрсәтергә мөмкин булган вакыт чикләнгән: гариза бирү иминиятләштерелгән зат вафат булганнан соң алты ай эчендә гамәлгә ашырылырга тиеш. Әмма, 6 ай вакыт үтәлсә, ул суд тәртибендә торгызылырга мөмкин, – диләр РПФның Тәтеш районындагы клиент хезмәте белгечләре.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев