Ватан батырлары исәпсез
Хәрби хезмәт бурычларын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләр турындагы Хәтер көне алдыннан Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында Әфган сугышы ветераны Геннадий Кузнецов белән очрашу булды.
(Тәтеш, 13 февраль, «Тәтеш таннары», Елена САВЕЛЬКИНА). Ул 1981 елдан 1982 елга кадәр Пули-Хумрийск гарнизонында элемтәче булып хезмәт иткән.
“Бик авыр булды, һәрвакыт уяу булырга кирәк, кечкенә генә ялгышлык җибәрәсең һәм исән-имин әйләнеп тә кайта алмаска мөмкинсең”, – ди Геннадий Борисович.
Ул үзенең хатирәләрендә Әфганстанда хезмәт иткән дуслары-авылдашлары белән очрашуы турында сөйләде. “Бу шундый шатлыклы мизгелләр булды, әйтерсең лә мин Ватаныма кайттым”, – дип уртаклашты якташыбыз. Олы Шәмәктән тагын дүрт егет: Валентин Зайцев, Геннадий Эккемеев, Юрий Корсаков, Анатолий Катмаков әлеге сугышта “батырлык мәктәбе” уза. Аларның барысы да өйләренә исән-сау әйләнеп кайткан. Туган җиргә аяк баскач, илебезнең төрле шәһәрләре буенча таралышканнар, ә Геннадий Борисович Әфганстаннан кайткач, 1982 елдан алып 1987 елга кадәр “Победа” колхозында эшли, соңрак Яр Чаллыга китеп урнаша, анда “КамАЗ”да эшли. 1988 елда Түбән Камага күченә, “Түбәнкаманефтехим”да 5нче разрядлы слесарь булып хезмәт куя. Геннадий Кузнецов хәзерге вакытта туган авылы Олы Шәмәктә әнисе, хатыны белән яши һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. “Геннадий Борисовичка сәламәтлек һәм җитешлек телибез”, – диләр авылдашлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев