Тәтештә кадетларга багышлау тантанасы булып узды.
(Тәтеш, 27 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Истәлекле урында – Дан Мемориалы янында – Тәтеш кадет мәктәп-интернатының 30 укучысы Ватанга тугры һәм ышанычлы хезмәт итәргә вәгъдә биреп, ант кабул итте.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән аның урынбасары Евгений Курков кадетларны истәлекле һәм әһәмиятле вакыйга белән котлады.
– Сез бүген Ватанга тугры булырга ант бирдегез, – дип мөрәҗәгать итте ул кадетларга. – Тантаналы ант, присяга кабул иткән кебек, теләсә кайсы гражданин тормышында иң мөһим мизгелләрнең берсе булып тора. Сез бөек Россиянең лаеклы уллары булсагыз һәм ант сүзләрен гомер буе үтәсәгез иде дип телисе килә.
Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина, Татарстанның десантчылары берлеге рәисе Юрий Суворов укучыларга уңышлы укуларын, Россия хәрбиләренең данлы традицияләрен саклауларын һәм куелган максатларына ирешүләрен теләделәр. Кадетларга Лилия Сидорова ата-аналар исеменнән изге теләкләрен белдерде.
“Дуслык һәм иптәшлек, кадет мәктәбенең намусын, ихтыяр көчен тәрбияләргә вәгъдә итәм...” – анттагы кадетлар туганлыгына тугрылык турындагы сүзләр тантаналы һәм дулкынландыргыч яңгырый. Балалар, олы тормышка юллама буларак, ал погоннар алдылар, хәзер алар кадетлар дип йөртеләләр.
Бу минутларда һәр бала үзенчә борчылды, шулай да дулкынлануларын сиздермәскә тырыштылар. Чөнки алар әлеге мөһим һәм җаваплы мизгелләргә ныклап әзерләнгәннәр: хәрби командаларны үтәргә, сафта тигез итеп басып йөрергә өйрәнгәннәр, сайлаган юлларының җаваплылыгын тоярга өлгергәннәр.
Ватанның яшь сакчылары, матур гадәт буенча, кадет мәктәбе әләме астында тантаналы йөрештә нык басып атлап уздылар. Бу бәйрәм алар хәтерендә якты һәм онытылмас вакыйга булып уелып калачак.
– Малайлар чын ир-егетләр, беренче чиратта, дөрес рухи-әхлакый юнәлештә булырга тиешләр дип саныйм, – дип уртаклашты Ульяновскийдан килеп укучы игезәкләр Артем һәм Максимның әнисе Алина Бабаян. – Улларым нинди һөнәр сайлаячагын, алар үзләре хәл итәчәк.
– Гаилә киңәшмәсендә без, оныгым Данисның, һичшиксез, хәрби училищеда яки кадет мәктәбендә укырга тиеш дигән карарга килдек. Һичшиксез! – дип ышанычлы итеп әйтә Апас районы хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы ярдәмчесе Рәшит Мөрсәлимов. – Ни өченме? Беренчедән, мин 28 ел армиядә хезмәт иттем. Данисның әтисе хәрби йөкләмәне үтәгәндә һәлак булды, әнисе һәм абыйсы – хәрби хезмәткәрләр. Тәтеш кадет мәктәп-интернаты – ул тәртип, дисциплина, нык коллектив, бик яхшы укытучылар. Тәтеш кадет мәктәп-интернатын тәмамлап чыгучылар – бик әһәмиятле кешеләр, алар киләчәктә югары уку йортларына укырга керәчәкләр. Иң мөһиме, оныгыма биредә укуы ошый. Ул хәрби булырга тиеш.
Нет комментариев