Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ватанпәрвәрлектә тәрбияләү – игътибар үзәгендә

Тәтеш кадет мәктәп-интернатында хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт-сәламәтләндерү эшләре айлыгы старт алды.

(Тәтеш, 1 февраль, «Тәтеш таннары», Римма АФАНАСЬЕВА).  Уку йортында тематик сыйныф сәгатьләре, Батырлык дәресләре, иҗади һәм тарихи бәйгеләр, спорт ярышлары уза. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуның 30 еллыгына, Ватанны саклаучылар көненә аерым игътибар бүлеп биреләчәк.

Кадетлар белән Ленинград боҗрасын өзүнең 75 еллыгына багышланган әңгәмәләр үткәрелде. 
Балалар шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнарны яклау академиясе курсанты – кадет мәктәбен тәмамлаган Илфат Акбашев белән очраштылар.

Айлык барышында кадетлар матур гадәткә кертелгән “Кадетлар, алга!” мәктәп спартакиадасында, “Хәрби техника” проектында катнашалар, тематик фильмнар карыйлар, район күләмендәге чараларда, митингларда катнашалар. 

Айлыкны мәктәп коллективының иҗат отчеты тәмамлаячак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев