Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вазифаларны үтәмәсәң – закон катгый

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата.

(Тәтеш, 6 февраль, “Тәтеш таңнары” )

– Ата-аналар балаларын тәрбияләү бурычын начар үтәгәндә, нинди дә булса җаваплылык каралганмы? – дип кызыксына укучыбыз 
Н. Виктория. 

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата: 
– РФ Гаилә кодексының 63нче маддәсе нигезендә, ата-аналар үз ­балаларын тәрбияләргә хокуклы һәм бурычлы. РФ Җинаять кодексының 156нчы мад­дәсе нигезендә, ата-ана­ның яки әлеге вазифалар йөкләнгән башка зат­ларның, шулай ук педагог яки башка хезмәткәр, мәгариф, тәр­бия, дәвалау яки башка учреждениенең балигълык яшендә булмаганнарны, әгәр бу гамәл рәхимсезлек күрсәтү мө­рәҗәгате белән бәйле булса, балигълык яшендә бул­­маучыларны күзәтүне гамәлгә ашырырга тиешле бурычын үтәмәү яки тиешенчә башкармауны аңлата. Ата-аналар балаларын тәрбияләр­гә, аларның сәламәтле­ген кайгыртырга, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше хакында ­кайгыртырга, матди яктан тәэмин итәргә ­бурычлы.
РФ Җинаять кодек­сы­ның 156нчы маддәсе буенча, ата-ана балигълык яшендә булмаучыга карата рәхимсезлек күрсәткән очракта җинаять җа­вап­лылыгы күрелә, моның белән беррәттән ул балигълык яшендә булмаучыны тәрбияләү бу­рычын үтәмәү яки тие­шенчә үтәмәү белән тәң­гәл килергә тиеш. РФ Җинаять кодексы­ның 156нчы мад­дәсендәге санк­ция йөз мең сумга кадәр яки бер хезмәт ха­кы күләмендә яисә хө­кем ителүченең бер ел­га кадәрге вакыт эчен­дә­ге башка табышына штраф салуны, яки дүрт йөз кырык сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтүне, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләрен, яисә билгеле бер вазифаларны биләү хокукыннан мәхрүм итү яки биш елга кадәр билгеле бер эшчәнлек бе­лән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итүне, яисә өч елга кадәр билгеле бер вазифа яки аннан башка, яки биш елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итүне яисә аңардан башкалар­ны күз уңында тота. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев