Бүген Олы Тормы авылында яшәүче, озак еллар Олы Тормы авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарында хезмәт итүче Розалия Бариевна Хәбибуллина үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Юбилярны Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Альберт Гасимов котлады. Ветеранга карата шулай ук Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Нияз Салиховтан җылы сүзләр яңгырады.
Розалия Бариевнага «Зәлидә» фольклор ансамбле аерым бүләк ясады: ул сәнгать җитәкчесе булган коллектив аның өчен матур җырлар башкарды.
Фотоны Олы Тормы авыл җирлеге тәкъдим итте
Нет комментариев