ВИЧ-инфекцияле балалар: диагноз белән яшәү
Җәмгыять

ВИЧ-инфекцияле балалар: диагноз белән яшәү

Спид белән Бөтендөнья көрәш көне ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн җәмгыятькә ВИЧ/СПИД эпидемияләрен җәелдерүне туктату кирәклеге турында искә төшерү буларак хезмәт итә.

(Тәтеш, 1 декабрь, "Тәтеш таңнары, Руслан Багиров, “Татар-информ” МА
 мәгълүматлары буенча  ).  Алар һәр көнне таблетка кабул итәргә, бер елга берничә тапкыр тикшерү узарга һәм кайчакларда тискәре мөнәсәбәтләр белән кисешергә мәҗбүр: Татарстанда ВИЧ-инфекция белән бүгенге көндә 100дән күбрәк бала һәм яшүсмер яши. 

Чир сабыена инфекцияле әнисеннән йөкле вакытта, аны тудырганда яки күкрәк белән имезгәндә күчәргә мөмкин. Ләкин әгәр инде бала авыруны йоктырса, төшенкелеккә ­бирелмәскә кирәк.

Казанда яшәүче Настяга 10 яшь, ВИЧ әнисеннән күчкән, ул дәваланудан баш тартып, дүрт ел элек СПИДтан вафат булган. “Балачакта мин еш чирләдем, температура иде. Бер ел чамасы элек әбием миңа чир турында тулырак итеп сөйләде. Әнием нәрсәдән үлүе хакында әйтте. Әни дарулар эчәргә теләмәгән. Әбием мин үземне яхшы хис итәм ди, ләкин миндә иммунитет түбән, шуңа күрә аңа ярдәм итәргә һәм дарулар эчәргә кирәк. Мин шундый ук, барлык кешеләр кебек. Туганнардан тыш, беркем дә диагноз турында белми,  мәктәптә шулай ук белмиләр – нәрсәгә? Аңардан болай гына зарарланмауны аңламыйлар”. ВИЧ-инфекция­ле балаларга сәламәтлеген ничек сакларга? Өйдә гигиенаны үтәргә һәм баланы шуңа өйрәтергә, аңа тәртип, диета оештырырга – яхшы тукланырга, саф һавада йөрергә һәм ял итәргә, авыз куышлыгын күзәтеп торырга кирәк: әгәр авызда җәрәхәтләр барлыкка килсә – табибка мөрәҗәгать итәргә. Теләсә нинди инфекция­не булдырмаска һәм чирнең теләсә нинди шик­ле билгеләре булган вакытта белгечкә мөрәҗәгать итәргә. Табибның дәвалану буенча барлык таләпләрен үтәргә: балага даруларны вакытында һәм дөрес итеп бирергә, терапияне мөстәкыйль рәвештә кире какмас­ка – бу ВИЧ-инфекциянең даруларга нык торуын арттырырга мөмкин. 

Яшәү урыны буенча поликлиникада ВИЧка бушлай тест узарга мөмкин. Анализны яшерен рәвештә дә бирер­гә була. ВИЧ-инфекция белән бәйле сорау­лар буенча ТР Сәламәтлек сак­лау министрлыгының СПИД һәм инфекцияле чирләрне профилактикалау һәм көрәшү буенча республика үзәгенә: Казан, Н. Ершов урамы, 65нче йорт яки регистратураның (843) 272-79-19 телефоны аша мөрәҗәгать  итәргә мөмкин. Шулай ук ышаныч ­телефоны эшли: 8 (843) 272-70-90.
 


Нет комментариев