Тәтештә яшәүче Ю. Интернет челтәрен кулланып ел башыннан алып ике тапкыр административ хокук бозуда гаепле дип танылган.
Әгәр беренче очракта ир-атка Россия Федерациясе һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен яклау буенча махсус операциядә катнашканда Россия Федерациясе Кораллы көчләрен куллануны дискредитацияләүгә юнәлдерелгән ачык гамәлләр өчен штраф билгеләнгән булса, икенчесендә – шәхси мәгълүматларны яктырткан өчен.
ТРның Тәтештәге 1нче санлы суд участогы карарыннан билгеле булганча, Ю. 2024 елның 29 октябрендә интернет-платформадагы үзенең каналында шәһәрле Л.-ның шәхси мәгълүматларын күрсәтеп (фамилиясен һәм исемен), аның ризалыгыннан башка Л. сурәте төшерелгән видеоязманы бастырган, шуның белән административ хокук бозу турындагы РФ Кодексының 13.11нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу гамәле кылган.
ТР буенча Роскомнадзор идарәсе вәкиле эшне караган вакытта, Ю., аны идентификацияләргә мөмкинлек бирә торган затның, аның ризалыгыннан башка шәхси мәгълүматларын гомуми кулланылышка урнаштырып, шәхси мәгълүматларны яклау турындагы гамәлдәге закон таләпләрен бозган, дип аңлаткан. Әлеге факт буенча тикшерү материалы полиция бүлегеннән килеп ирешкән, Ю.-га карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.
Күрсәтелгән хокук бозуда Ю.-ның гаебе 2025 елның 14 апрелендәге административ хокук бозу турындагы беркетмә; 2024 елның 30 октябрендә полиция бүлегенә килгән Л.-ның хәбәре; язма гариза һәм аңлатмасы; видеоязмалы дискы; Ю.-ның Интернет челтәрендәге шәхси каналында урнаштырылган видеоязманың скриншотлары белән расланган.
Шулай итеп, ир-ат РФ административ хокук бозу Кодексының 13.11нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылган (хокук бозу вакытына гамәлдә булган редакциядә), аңа 3 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Ю. әлеге карарга риза булмыйча Тәтеш районы судына шикаять биргән, әмма беренче инстанция карары үз көчендә калган.
фото: Татар-информ
Нет комментариев