Видеокамера күзәтүе астында
Тәтешнең Көньяк микрорайондагы 17нче йорттагы подъездларның һәм ишегалдының берсендә видеокамералар тәртипне күзәтеп тора.
(Тәтеш, 18 апрель, «Тәтеш таңнары») Шәһәрле Радик Гатауллин үзе яшәгән күп катлы йорт ишегалдына һәм подъездына шәхси акчасына видеокүзәтү сатып алып урнаштырган. “Без подъезд һәм ишегалдын чүпкә батыручы төркемнәр, машина бакларыннан бензин агызып алучы хулиганнар белән көрәшеп арыдык. Аның каравы хәзер тәртип. Подъезддагы бала арбаларына, велосипедларга берәү дә кагылмый, шикле төркемнәр дә башка күренми, чүплек савыты да чиста”, – дип уртаклаша Людмила Дукович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев