Форумда Тәтеш районы укучылары да уңышлы катнашты.
(Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таңнары"). 27-30 июнь көннәрендә Биләр шәһәрендә VII Халыкара Сәләт форумы кысаларында ARTS BILER FORUM узды, ул бер мәйданчыкта музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендәге талантлы яшьләрне һәм аларның остазларын берләштерде.
Форумда Тәтеш районы укучылары да уңышлы катнашты.
Тәтеш район укучылары "Драматургия" номинациясендә - Алабирде "Әллүки" театр коллективы, "Вокал - соло" номинациясендә Сәгыйрова Рәзилә бик яхшы чыгыш ясадылар һәм лауреат булдылар. Гала-концертта Сәгыйрова Рәзилә катнашты.
Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм талантларының чәчәк атуын телибез.
Сәгыйрова Рәзилә фото архивыннан
Нет комментариев