Волонтерлар һәм кайнар линия турында
Коронавирус белән бәйле килеп чыккан әлеге катлаулы көннәрдә өлкән яшьтәгеләрнең күбесенә ярдәм күрсәтелә.
(Тәтеш, 22 апрель, «Тәтеш таңнары») Волонтерлар – Тәтешнең спорт мәктәбе тренерлары һәм “Барс” комплексы хезмәткәрләре пенсионерларның мөрәҗәгатенә бик тиз илтифат итеп, озакка сузмыйча, адреслар буенча баралар, азык-төлек һәм дарулар илтәләр.
Шуңа күрә кайнар линиягә еш кына бары тик ярдәм сорап кына түгел, шулай ук волонтерларга рәхмәт әйтеп тә шалтыраталар.
“Тәтештә мин егерме елдан артык яшим, шәһәрдә якыннарым һәм туганнарым юк. Барлык проблемаларны һәм кыенлыкларны һәрвакытта мөстәкыйль башкарып чыга идем, әмма илдәге вәзгыять һәм сәламәтлегем какшау аркасында кайнар линиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Мине игътибар белән тыңладылар һәм берникадәр вакыттан соң волонтерлар инде ишегемне дә какты. Мондый ярдәмчел кешеләргә өлкән буынга карата мөнәсәбәтләре өчен бик рәхмәтлемен”, – ди Татьяна Алентьева.
Тәтешле Оксана Журинага карата Чинчуринода һәм Кушкуйда яшәүчеләрдән дә җылы эчтәлектәге сүзләр ирешеп тора. Шәһәрле ханым үзенең инициативасы буенча, волонтер сыйфатында теркәлгән, һәм авыл кешләренә азык-төлек, дарулар илтеп бирә.
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре дә зур эшчәнлек башкара: алар кайнар линиядән шалтыратулар кабул итә, шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирә, үзәкнең белгече Елена Таранова волонтерлар эше ничек баруы турында массакүләм мәгълүмат чараларына көн саен диярлек хәбәр итеп тора.
Ялгыз һәм берьялгызы яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләргә азык-төлекләр китерү өчен Тәтеш һәм Тәтеш районы буенча телефон номеры: 8(84373) 2-63-13.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев