Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерлар ярдәм итте

Татарстан октябрьдә “санлы” телетапшыруга күчте. Республикада 1,3 миллионнан артык йорт хуҗалыгы “санлы” сыйфатта бушлай 20 канал карау мөмкинлеге алды, алар арасында безнең районда яшәүчеләр дә бар.

(Тәтеш, 26 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Руслан Багиров (автор фотосы)).  

Махсус укытылган волонтерлар авыл кеше­лә­ренә һәм шәһәрлеләргә Тәтеш районында “санлы” тапшыруга күчүне тормышка ашыра. 

Районда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Артем Абрамов җитәкчелегендә штаб оештырылды. 
“Тәтеш районында яшәү­челәр ел башыннан ук инде санлы прис­тавкага, кабель һәм спутник телевидениегә күчә башлады. Федераль номерга бер гариза керде, алты – төбәкнекенә, калган 56сы – волонтерлар телефонына, җирле телевышкага, район гәҗите редакциясенә, район администрациясенә. Барлык мөрәҗәгатьләр тиз арада башкарылды. Нармонка, Олы Тархан, Ивановка, Урюм, Льяш, Ильинскийга бару оештырылды. Кайбер сорауларны телефон аша хәл итәргә туры килде. Санлы күчүдә районда яшәүчеләргә волонтерлар командасы, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьләре ярдәм күрсәтте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең төп төре пенсия яшенә җитеп килүче һәм пенсиядәге кешеләр”, – дип сөйләде районның мәгълүматлаштыру һәм документлар әйләнеше бүлеге начальнигы Андрей Алексеев.  
“Батырлык” спорт-патриотик клубы педагог-оештыручысы Ксения Обидина башлап йөрүендә студентлар тәтешлеләргә ярдәм күрсәтте. 

“Пенсионерлардан гаризалар керде. Күпләр республика каналларының берсе юклыгына дәгъва белдерделәр, аны әлегә аналог телевидениесе кысаларында гына карап булуын аңлатырга туры килде. Безнең тарафтан 56 өйгә барылды, шул исәптән Олы Тарханга”, – дип ­уртаклашты ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев