Реклама
Җәмгыять
Халитовлар гаиләсе командасы турнирда җиңү яулады
Тарасовлар гаиләсе ярышның бронза призеры булды.
(Тәтеш, 3 март, “Тәтеш таңнары”). Районның “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” республика турнирының район этабы үтте, анда өч кешедән торган биш команда: бер өлкән кеше – бабай яки әби, бер ата-ана, 14 яшькә кадәрге бер бала катнашты.
Халитовлар гаиләсе командасы турнирда җиңү яулады. Ахчиннар икенче урынны алды. Тарасовлар гаиләсе ярышның бронза призеры булды.
Халитовлар гаиләсе агымдагы елның апрелендә Буада узачак шахмат буенча республика турнирының зональ этабында безнең районны тәкъдим итәчәк.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев