Хәмердән түләүсез дәваланырга була
Җәмгыять

Хәмердән түләүсез дәваланырга була

Тәтеш үзәк район хастаханәсендә алкоголь куллануны профилак­тика­лау буенча эш алып барыла.

– Республика клиник нар­кология диспансеры баш табибы урынбасары Илдар Таҗетдинов ай саен даими рәвештә чакырыла. Кабул итү вакытында белгеч пациентларга консультация һәм психофар­м­блокирование (кодирование) процедурасы үткәрә.

Процедура түләүсез. Язылу өчен гомумтәҗрибә табибына яки ФАП фельдшерына мөрә­җәгать итәргә була, – дип хәбәр итә Тәтеш үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре. 


Нет комментариев