Диктантның максатлары: тарихны яңадан язарга рөхсәт итмәү; патриотлар тәрбияләү; ватанга тугрылык хисе тәрбияләү; хәрби-патриотик тәрбияви карашны үзгәртү.
(Тәтеш, 21 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). «Ханжин П. С. исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең яшьармиячеләре, 15 ноябрь көнне сәгать 10.00 да хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә, «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия укыту-методик үзәге «Белем» Россия җәмгыяте ярдәме белән оештырылган хәрби-патриотик диктантта катнашты.
Диктантның максатлары:
- тарихны яңадан язарга рөхсәт итмәү;
- патриотлар тәрбияләү;
- ватанга тугрылык хисе тәрбияләү;
- хәрби-патриотик тәрбияви карашны үзгәртү.
Диктант биремнәре атаклы сугышларына һәм Россия армиясенең җиңүләренә, Россиянең бөек полководецлары тормышына һәм аларның хезмәтенә, Ватан коралына, батырлыклар кылган сугышчыларга, шул исәптән махсус хәрби операциядә, шулай ук Россиянең хәрби тарихын чагылдырылган сәнгать, әдәбият, төрле документларга багышланды. Катнашучыларга 60 минут эчендә 60 сорауга җавап бирергә туры килде.
Нет комментариев