“Гаилә архивын тапшыр” республика конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде.
– Конкурста теләгән һәркем катнашырга хокуклы, яшь буенча чикләүләр юк. Анда катнашу өчен гаилә архивыннан документлар, фотосурәтләр һәм видеодокументларның бай коллекциясен тәкъдим итәргә кирәк. Конкурсның муниципаль этабы 2025 елның 7 апреленнән 12 октябренә кадәр узачак, республика этабы – 2025 елның 13 октябреннән 31 октябренә кадәр. Республика этабында җиңүчеләр конкурс дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр.
Гаилә архивыннан документлар, фотосурәтләр һәм видеодокументлар коллекциясен Тәтеш шәһәре, Свердлов урамы, 59нчы йорт адресы буенча “Гаилә архивын тапшыр” тамгасы белән юлларга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84373) 2-50-18. Конкурс эшләре 2025 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Үткәрү вакыты, эшләрне рәсмиләштерү тәртибе һәм гаризалар бирү рәвеше, бүләкләр исемлеге белән конкурс нигезләмәсендә тулырак итеп танышырга мөмкин, – дип хәбәр итте район башкарма комитетының архив бүлеге мөдире Елизавета Сабирова.
фото генерацияләнгән Kandinsky 3.1
Нет комментариев