Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәтта төтен дә зарарлы

31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көне билгеләп үтелә.

– Бер ел эчендә, статистика буенча, Россиядә тәмәке тарту нәтиҗәләреннән автомобиль тә­гәрмәчләре астында яисә башка бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә һәлак булганнарга караганда кеше күбрәк үлә. Һәм көннән-көн “тәмәке” үлеме яшәрә. Тәмәке тарту зарарлы булмаган бер генә орган да юк. Бу начар гадәтнең яңа нәтиҗәләрен тикшерүләр авырулар исемлеген шактый киңәйтә, – ди ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин. – Тәмәке төтенен сулау үпкәләрнең эшчәнлеген боза, никотин һәм тәмәкенең башка компонентлары бөтен организмны агулый. Тәмәке яман шешнең 20дән артык төрен китереп чыгара. Бигрәк тә репродуктив сис­тема өчен тәмәке төтене куркыныч. Ир-атларда тәмәке тарту эректиль дисфункция тудыра, хатын-кызларда күкәй күзәнәкләре эшләп чыгаруның нормаль процессын боза, нәтиҗәдә бала тапмау һәм гормональ дисбаланска китерә.

Бөтендөнья тәмәке тарту көне граж­даннарның игътибарын тәмәке тарту белән бәйле куркынычларга җәлеп итү генә түгел, ә бөтен дөнья дәүләтләрен тәмәке куллану масштабын киметү буенча нәтиҗәле сәясәт алып барырга этәрү өчен дә эшләнә. Сәламәтлегегезне саклагыз!

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев