Хезмәтләрен хөрмәтләп
...
“Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде:
– Тәтеш ягы тарихы музееның туристлык-экскурсия бүлеге мөдире Вишнякова Анастасия Викторовнага;
– Тәтеш районы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сабрекова Галина Александровнага.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
– Врясов Юрий Анатольевич, Бессоново авыл җирлеге башлыгы;
– Килдеш урта мәктәбе коллективы.
“Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Абмаев Михаил Васильевичка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
– Горбунова Людмила Павловна, Килдеш урта мәктәбенең математика укытучысы;
– Карпов Алексей Анатольевич, Тәтеш районы мәдәният йортының вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе.
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдиновның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
– Мешкова Любовь Михайловна, Килдеш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре;
– Таҗетдинова Галина Валерьевна, “ТАТМЕДИА” АҖ филиалының “Тәтеш-информ” хәбәрчесе.
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге ярдәмчесе Мельникова Валентина Анатольевна Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
– Анисимова Лилия Камил кызы, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге директоры;
– Сергеева Наталья Александровна, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре.
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Сәмерханова Сания Мидхәт кызы Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.
Мордва халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен Тәтеш районы башлыгы урынбасары Курков Евгений Гавриловичка Мордовия Республикасы башлыгы Рәхмәте белдерелде.
Мордовия Республикасы Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министрлыгының Мактау грамотасы белән Урюм мәдәният йорты директоры Сергей Аркадьевич Подгорнов бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев