Хөрмәтләп искә ала
Тәтештәге үзәк китапханәнең әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Екатерина Чугунова беренче укытучысы хакында сөйләде.
(Тәтеш, 16 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Удельное Нечасово сигезьеллык мәктәбендәге үземнең беренче укытучым Анна Петровна Гарнизованы, күп еллар үтсә дә, ягымлы карашлы остазым буларак хөрмәт белән искә алам. Ул һәрчак нәзакәтле, матур итеп киенә иде. Назлы тавышы белән бездә, укучыларында, соклану уятты. Анна Петровна киң күңелле кеше, ул безгә белем нигезләрен һәм әхлак кыйммәтләрен өйрәтте. Ни аяныч, ул инде мәрхүм, ләкин аның турындагы истәлекләр безнең күңелләрдә һәрвакытта яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев